Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Венера Макарова: Хәсән Сарьян персонажлар сөйләмендә милли-дини традицияләрне тергезә
Филология фәннәре докторы, институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Венера Макарова күренекле язучы Хәсән Сарьян әсәрләрендә персонажлар сөйләмендә, детальләрдә милли-дини традицияләрне тергезә дип саный. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәл утырышында әйтте.
«Хәсән Сарьян кебек язучылар, идеологик чикләүләргә карамастан, характерлар тудырганда, персонажлар сөйләмендә, контраст чагыштыруларда, гыйбрәтле вакыйгаларда, детальләрдә татар әдәбиятының милли-дини традицияләрен тергезү мөмкинлеген таба», - диде галимә.
Ул Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда, иҗат эшендә күпмедер иркенлек бирелүгә, аерым язучылар иҗатында милли традицияләр кайта башлавын әйтте.
«Әлеге үзгәрешләрне башлаган иҗатчыларның берсе күренекле прозаик Хәсән Сарьян иде. Милләтчелектә гаепләнеп, үзенә психологик басым булуга карамастан, әдипнең әсәрләрендә милли хисләре, халкыбыз тарихына, туган телгә, дингә мөнәсәбәте ярылып ята. Бу җәһәттән, Хәсән Сарьянның «Зәңгәр күл сагышы» хикәясе, «Егет язмышы», «Нокталы өтер», «Бер ананың биш улы» повестьлары мисал була ала», - диде Венера Макарова.
Аның әйтүенчә, язучының үз фикерләрен җиткерү өчен персонажларның кинаяле сөйләмен куллануы күзгә ташлана.
«Хәсән Сарьянның милли мәсьәләләргә үз карашы булуы күренә. «Нокталы өтер» (1976) әсәрендә хикәяләүче: «Без элек Коръәнне белми идек, беләсебез килсә дә укый алмый идек», – дип, халыкның диннән аерылып яшәргә мәҗбүр булуын искәртә. Еш кына язучының аерым әсәрләре бер-берсе белән әдәби «сөйләшү» алып бара. «Зәңгәр күл сагышы»нда болгар бабаларыбызның мәчетләр салып калдыруы турында әйтелсә, «Егет язмышы» повестенда исә бик үк ерак булмаган заманнарда мәчет манарасын кисү картинасы сурәтләнә», - диде галимә.
Венера Макарова коммунистик идеологиянең милли хисләрне, динне бетерергә тырышуын автор вакыйга-күренешләргә дә салуын билгеләп үтте. ««Егет язмышы» әсәрендә мәчет манарасын кисәргә мәҗбүр булган Нуриман, Фидаилләр – шул чорның корбаннары. Бәлки, язучы повестьның журналдагы исемен тиккә генә «Җәза» дип атамагандыр. Әсәрдә аның мәгънәсен ике төрле аңларга булыр иде: Баһау картның җинаятьләре өчен картлык көнендә җәза алуы, яисә изге урынны мәсхәрәләгән кешеләрнең язмышлары аянычлы булу», - диде ул.
«Язучы, юмористик, сатирик хикәяләрендә замандашларының ата-баба әхлагына туры килмәгән сыйфатларын тәнкыйтьли (әйтик, ураза вакытында нәфесен тыя алмаган Өркыя әби («Ураза вакытында» (1974) хикәясе һ.б.). «Бер ананың биш улы» (1976) әсәрендә исә дини ышануларга битараф булуның эчкечелек кебек ямьсез күренешләрне китереп чыгаруын тасвирлап, әдип халык әхлагына, ата-баба кануннарына нигезләнгән милли яшәеш рәвешенең бәхәссез өстенлеген раслый. Дини тәгълиматның чор таләпләренә каршы килүен күрсәтеп, социалистик системаның киләчәге булуына шик белдерә», - диде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз