news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Венера Ганиеваның юбилей концерты узачак
31 мартта Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Дуслык ордены кавалеры Венера Ганиеваның юбилей кичәсе узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 26 март, “Татар-информ”). 31 март көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Дуслык ордены кавалеры Венера Ганиеваның юбилей кичәсе узачак.
Венера Ганиева 1982 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына эшкә алына. Театрда ул опералардагы баш партияләрне башкара. Мәсәлән, Дж.Вердиның “Травиата” спектаклендә – Виолетта, Дж.Вердиның “Риголетто”сында - Джильда, Дж. Пуччининың “Богема” әсәрендә – Мюзетта, Н.Римский-Корсаковның “Царская невеста” куелышында – Марфа, “Снегурочка” әсәрендә - Снегурочка һәм башкалар. Соңгы иҗади эше булып Резеда Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсында Зәйтүнә партиясе санала. Бүген Венера Ганиева Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм чит илләрдә актив концерт эшчәнлеген алып бара. Татар халкы Венера Ганиеваның эстрадада башкарган җырларын да ярата.
Җырчы республиканың җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Ул республика вокал конкурслары жюрие составына керә, хәйрия концертларында чыгыш ясый. Быел җырчы “Алтын битлек” милли театр фестивале жюрие составына керә. 1999 елдан Венера Ганиева Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетындагы вокал кафедрасы белән җитәкчелек итә.
Юбилей кичәсендә һәрвакыт яшь Венера Ганиева борынгы романсларны, опералардан арияләрне һәм заманча татар эстрада җырларын башкарачак. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары белән бергә артистка “Зәңгәр шәл” пьесасыннан бер өзекне җырлаячак. Венера Ганиеваны юбилее белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары, хезмәттәшләре, дуслары да котлаячак. 18 сәгатьтә башланып китәчәк концертта шулай ук театр хоры, оркестры һәм балет труппасы артистлары да катнашыр дип көтелә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2