news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Винера Ганиева: Ватанпәрвәрлекне җыр аша да тәрбияләргә була

Винера Ганиева: Ватанпәрвәрлекне җыр аша да тәрбияләргә була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонына «Болгар» радиосы студиясеннән кушылды.

Ул 30 елга якын Казан дәүләт мәдәният университетында җырчылар әзерләүче кафедраны җитәкләвен, 43 ел сәнгатьтә булуын искәртте. Укучыларын ватанпәрвәрлеккә өндәве турында сөйләде. Репертуарга да туган илгә мәхәббәт уята торган җырлар кертелүен әйтте.

«Мин бөтен булган тәҗрибәм белән уртаклашам. Җыр аша да ватанпәрвәрлек сыйфатларын тәрбияләп була. Минем «Яратыгыз» дигән җырым – чын мәгънәсендә патриотик җыр. Ул туган илебез, туган җиребезне ярату турында. Бу җырны һәр концертта җырлыйм, һәрдаим башкарып киләм», – диде Винера Ганиева.

Студиядә ул Татарстан турында җырын башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot