news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Венера Ганиева вәкиллек хезмәткәрләренә концерт бирде

^Венера Ганиева вәкиллек хезмәткәрләренә концерт бирде

(Мәскәү, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Танылган җырчы Венера Ганиева Литва татарлары чакыруы буенча Вильнюска сәяхәтеннән кайтышлый Мәскәүдә тукталып, Татарстан Республикасының РФдәге вәкиллеге хезмәткәрләре өчен кечкенә генә концерт бирде. Җырчы белән бергә сәфәрдә булган аның тормыш иптәше, композитор һәм музыкант Камил Фәйзрахманов, шулай ук Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Айрат һәм Ләйсән Хәмитовлар да бу чарадан читтә калмады.

Вәкиллек хезмәткәрләре үзләренә күрсәткән игътибар өчен В.Ганиевага чиксез рәхмәтләрен белдерде. Мәскәүгә гастрольләргә килүче Татарстанның башка мәдәният осталарына, эш визиты белән юлга чыгучы җитәкчеләренә, сәясәтчеләренә һәм икътисадчыларына әйтәсе сүз шул: вәкиллектә Татарстанда барган барлык вакыйгалар белән дә кызыксынып, аның сәяси һәм икътисади уңышларына сөенеп, рухи чыганакларыннан булган мәдәниятенә тартылып яшәүче кешеләр эшли һәм алар үзләренең хезмәтләре белән республиканың абруен Россия һәм дөнья күләмендә арттыруга ярдәм итәргә тырыша. Сүзнең асылы шул, башкалага килеп тә, вәкилчелекне уратып узмасагыз иде. В.Ганиеваның һәм аның труппасының чыгышы вәкиллектә эшләүчеләрне шундый фикергә этәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100