news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Венера Ганиева татар сәхнәсендә нәфис сүз осталары калмады дип саный

Татарстанның халык артисты әйтүенчә, бүген алып баручылар “арзанлы” юмор сөйләүне хуп күрә.

Венера Ганиева татар сәхнәсендә нәфис сүз осталары калмады дип саный
Ильнар Тухбатов

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татар сәхнәсендә нәфис сүз осталары калмады, хәзер алып баручылар “арзанлы” юмор сөйләүне хуп күрә. Әлеге фикерне бүген “Татар-информ”да Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальне оештыруга багышланган матбугат конференциясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, фестивальнең жюри әгъзасы Венера Ганиева әйтте.

“Әлфия Авзалова исемендәге фестивальнең төп кыйммәте бар, анда өч төрле номинациядә көч сынашырга мөмкин. Аеруча “Нәфис сүз” номинациясен аерып әйтергә телим. Хәзерге заманда сәхнәдә сөйләм культурасы аксый, түбән тәгәри. Яхшы нәфис сүз осталары юк. Татар сәхнәсендә нәфис сүз осталары калмады да инде. Заманында зәвыклы һәм талантлы нәфис сүз осталары бар иде, Айрат Арсланов һәм Рәшит Сабировның исеме күпләргә таныш. Бүген алып баручылар “арзанлы” юмор сөйләүне хуп күрә шул”, - диде ул.

Венера Ганиева әйтүенчә, бу фестиваль сәхнә сөйләме өлкәсендә сәләтле яшьләрне ачыкларга һәм аларга милли мәдәниятнең кыйммәтләрен аңлатырга ярдәм итәчәк.

  • Билгеле булганча, 20-22 октябрьдә Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтында Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальнең сайлап алу туры башлана. Анда безнең төбәк һәм илдән генә түгел, чит илләрдән дә иҗатчылар һәм хөкемдарлар катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100