news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Венера Ганиева: “Үлемсез полк” яшьләрне тәрбия ягына тарта

Җырчы фикеренчә, сугышның кайтавазы әле бик күп еллар дәвам итәчәк.

Венера Ганиева: “Үлемсез полк” яшьләрне тәрбия ягына тарта
Владимир Васильев, Зиля Мубаракшина

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Үлемсез полк” йөреше катнашучысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева бүгенге акция яшь буынны тәрбия ягына тартыр дип өметләнә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Үлемсез полк” акциясенең төп әһәмияте сугышта катнашкан әби-бабаларыбызның батырлыкларын искә алу, аларга дан җырлау. Минемчә, бу чара бик кирәкле, ул актуальлеген беркайчан да югалтмаячак

Венера Ганиева акциядә ел саен катнашуын әйтте. “Бүген дә йөрәкләрне умырып, хәтер, тарих җиле исә. Полк сафында мин Иван абый Григорьев портреты белән килдем. Ул минем әниемнең бертуган абыйсы”, - диде ул.

“Ул 20 яшендә сугышка чыгып китә, Кенигсбергка кадәр җитеп, каты яралана. Аны госпитальгә озаталар. Үзе күптән түгел генә вафат булды”, - дип сөйләде абыйсы турында җырчы.

Венера Ганиева сүзләренчә, “Үлемсез полк” яшьләр өчен бик мөһим акция. “Батырлар – үлемсез. Сугышның кайтавазы бик күп елларга, гасырларга барачак. Тәрбия ягыннан да әһәмиятле чара ул”, - диде Ганиева.

“Без сугыштан соң туган балалар. Бабайларыбыз, әбиләребез безнең тынычлыгыбыз өчен үзләренең гомерләрен биргән. Киләчәктә дә барыбызга тыныч, мул тормыш булсын иде”, - дип искәртте җырчы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100