news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Венера Гәрәева иртәгә Татарстан урамындагы йорты яныннан соңгы юлга озатылачак

Күренекле педагог, хормейстер Венера Гәрәева бүген вафат булды.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Венера Гәрәева иртәгә Татарстан урамындагы йорты яныннан соңгы юлга озатылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчелеге хәбәр итте.

Татарстанның халык артисты, күренекле педагог Венера Гәрәева белән хушлашу мәрасиме иртәгә Татарстан урамының 52нче йорты ишегалдында була. Башлану вакыты — 8 сәгать 30 минутта.

Мәрхүмә туган авылы зиратына - Саба районының Өчиле авылында җирләнәчәк.

Венера Гәрәеваның соңгы көннәрен авыр хәлдә хастаханәдә үткәрүе билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot