Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Венера Думаева-Вәлиева: Тукайны русчага татар сүзләре кертеп, тәрҗемә итү – минем ноу-хау
"Бүгенге иҗтимагый-сәяси вазгыять тәрҗемәләрдә шундый алымнарны кулланырга ирек тудырды", – ди тәрҗемәче.
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). “Бүгенге икетеллелек шартларында яшьләрне татар теленә Тукайның тәрҗемә ителгән әсәрләре аша якынайтып була”, – дип, Тукайны рус теленә тәрҗемә итүгә гомерен багышлаган шагыйрә Венера Думаева-Вәлиева күбрәк биллингва-китаплар нәшер итүгә җитди игътибар бирергә киңәш итә.
Тукайның Венера Думаева-Вәлиева тәрҗемәләреннән торган ике – татар һәм рус телле “биллингва” китабы моннан өч ел элек Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән иде. Анда шагыйрьнең 120дән артык әсәре һәм аларның тәрҗемәсе керде. “Кызганычка, бу китапны бүген бер кибеттә дә табып булмый, югыйсә, аның хәзер көннән-көн рус телендә аралашуга күчә барган яшьләрне туган телне, Тукай иҗатын өйрәнүгә этәргеч бирерлек көче бар”, – ди Венера ханым.
“Тукайның бигрәк тә башлангыч, Уральск чоры иҗатында әдәби телен бүгенге заман кешесенә аңлау кыен, анда гарәп сүзләре күп, алар төшендереп бирүне таләп итә. Бу әсәрләрне рус теленә тәрҗемәдә бүгенге көн укучысына кайтарып була”, – ди тәрҗемәче ханым. Ләкин ул чын тәрҗемә – аутентик, ягъни төп нөсхәгә тулысынча туры килә торган булырга тиеш, дип басым ясап әйтә. Русчага тәрҗемә шигырьнең көен, күләмен, лексикасын, стилен сакларга тиеш. “Укучының сизгер күңеле тәрҗемә белән төп нөсхәнең тәңгәллегенә бик көнчел карый, тәрҗемә килеш тә әсәрнең йөрәк кылларын тибрәтерлек булуын тели. Шуңа күрә рус телендә укыганда да татар авторының шигыре танырлык булырга, ул оригинал кебек яңгырарга тиеш", – дип ассызыклый 40 ел гомерен әдәби тәрҗемәгә багышлаган, 83 яшен тутырган Венера Думаева-Вәлиева.
Венера Думаева-Вәлиева татар авторларын русчага тәрҗемә иткәндә кайбер татар сүзләрен тәрҗемә итмичә бирүне – әдәбиятка ул керткән яңалык, “ноу–хау” дип атый. "Бүгенге иҗтимагый-сәяси вазгыять миңа тәрҗемәләрдә шундый алымнарны кулланырга ирек тудырды", – ди тәрҗемәче. Аеруча ачык бер мисал итеп, ул Тукайның 1911 елда иҗат ителгән татар мәчесе “Мияубикә” поэмасын китерә. "Мияубикәне, минемчә, берничек тә тәрҗемә итеп булмас иде. “Су анасы”н үз заманында совет тәрҗемәчеләре “Водяная" дип тәрҗемә иткән. Мин әлеге поэманы “Алтын тарак” дип тәкъдим иттем. Кем ул Водяная?Водянойның хатымы? Рус телендә андый сүз юк. Су анасын шулай атау бу – хаинлык, хыянәтчелек. Тукайның Су анасы – ул суның Анасы. Шүрәле дә Лешийның туганы түгел. Шүрәле сүзенә аеруча сак карарга кирәк, ул – Тукайның псевдонимы булган", – дип кисәтә тәрҗемәче.
Тукайның “Валлаһи” шигырендә дә "валлаһи" сүзен шулай калдырган очракта гына шигырьне төп нөсхәгә тәңгәл тәрҗемә итеп булганын әйтә ул. Андый очракларда тәрҗемәче шигырь азагында искәрмә китерә: әйтик, бу шигырьдә "валлаһи" сүзе – русча "ей-богу" дип аңлатыла.
“Тәүбә вә истигъфар” шигырендә исә: “...Ул Зөләйхаләр вә Ләйләләр кеби булса матур? Көнләшәм... (әстәгъфирулла!) йа шәкүр вә йа гафур!..” дигәндә дә Венера Думаева-Вәлиева Тукайның бөтен пафосы шушы “әстәгъфирулла" сүзендә икәнен әйтә. “Заклинание”: “...Что мне делать, коль прекрасна, как Зулейха иль Лейла, Как завидую я, грешный, о астагафирулла!..” Венера ханым, гомумән, илдәге сәяси төзелеш үзгәрүен, ниһаять, Тукайның дини эчтәлектәге әсәрләрен тәрҗемә итәргә мөмкинлек тудыруын да искәртә. Тукайның андый әсәрләрен ул “Коръәни шигырьләр” дип атый.
Тәрҗемәдәге башбаштаклыкка, тәрҗемәченең оригинал әсәрдән аерылып, үзенчә иҗат итү галәмәтенә рус әдибиятында XIX гасырда шагыйрь, язучы, тәрҗемәче Василий Жуковский "нигез салган", дип әйтә Венера ханым. "Бигрәк тә совет чорында безнең татар язучылары һәм шагыйрьләре иң мөһиме әсәрләре русчага тәрҗемә ителсен дип, теләсә нинди дәрәҗәдәге тәрҗемәләргә риза булды. Хәзер нәтиҗәсе шул – аларның иҗатын рус телле укучы белми”, – дип үкенечен белдерде Венера Думаева-Вәлиева.
2010 елда вафат булган күренекле галим-физик Камил Вәлиевнең тормыш иптәше Венера Думаева–Вәлиеваның Казан дәүләт университетында филология факультетын тәмамлавына быел 60 ел тулды. Тумышы белән ул Башкортстаннан. Мәскәүдә гомер кичергән шагыйрәнең беренче әдәби тәрҗемәләре 1977 елда дөнья күрә. Мәскәүдә Тукайның 90 еллыгы уңаеннан узган тантаналы кичәдә ул рус теленә тәрҗемәдә яңгыраган шигырьләрне ишетеп, аларның сыйфатыннан зур канәгатьсезлек кичергәч: "Моны мин эшләмәсәм, башка беркемдә эшләячәк", дигән нәтиҗәгә килеп, үзе Тукайны тәрҗемә итәргә алына. Венера Думаева-Вәлиева Габдулла Тукайдан тыш, Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Ренат Харис, Зөлфәт һәм башка татар шагыйрьләренең, немец әдәбиятыннан Иоганн Вольфганг Гете, Луи Фюрнберг, Эва Штриттматтер әсәрләрен дә рус теленә тәрҗемә итә. 2006, 2008 елларда аның Тукай тәрҗемәләре китап булып басылып чыга. Бүгенге көндә ул Европаның XX гасырда яшәп иҗат иткән танылган шагыйрәсе Райнер Мария Рильке әсәрләрен рус телле укучыларга ачуга зур көч куя. Венера ханым үзенең тәрҗемәләрен көн саен "Стихи.ру" әдәби порталындагы шәхси сәхифәсенә урнаштырып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз