news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Венециядә автобус белән авариядә егермедән артык кеше һәлак булган

Венеция янында автобус катнашындагы авариядә 20дән артык кеше һәлак булган. Пассажир автобусы күпердән төшеп киткән һәм электр чыбыгына эләгеп яна башлаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, туристлар Венеция янындагы кемпингка юл тоткан, аларга урынга барып җитәргә берничә минут калган булган.

Бер версия буенча, фаҗига 40 яшьлек автобус йөртүченең кинәт хәле китү сәбәпле булырга мөмкин.

Хәзерге вакытта авариядә ким дигәндә 21 кешенең һәлак булуы билгеле, 18 кеше җәрәхәтләнгән, пассажирлар арасында балалар да булган. Юл һәлакәтендә Германия һәм Украина туристлары зыян күргән, автобуста россиялеләр булмаган.

Хәзер фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклыйлар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100