news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстаннан Александр Локалов велосипедта Шанхайга барырга җыена

Казанда яшәүче спорт психологы Александр Локалов яңа масштаблы велосәяхәткә (Татарстан башкаласыннан Шанхайга кадәр) әзерләнә. Ул «Татар-информ» агентлыгына булачак экспедиция турында сөйләде.

26 яшьлек Александр ялгызы гына Россия, Казахстан, Монголия һәм Кытай аша 8888 чакрым ют үтәргә ниятли. Маршрут Уфа, Магнитогорск, Астана, Павлодар, Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Улан-Удэ, Улан-Батор һәм Пекин аша узачак, ә финал ноктасы Шанхай булачак. Старт 6-8 июльгә билгеләнгән, ә сәяхәтче юлга 120 көн чамасы вакыт сарыф итәргә исәп тота.

Локалов сүзләренчә, яңа экспедиция идеясе узган елгы веломаршруттан соң барлыкка килгән. Ул Истанбулга Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының сервис һәм туризм кафедрасы доценты һәм ВелоВалера буларак танылган блогер Валерий Сморчков белән бергә барган иде.

Локалов спорт психологиясен популярлаштыруны сәяхәтнең төп бурычларыннан берсе дип атый. Маршрут вакытында ул яшьләр өчен ачык очрашулар һәм лекцияләр уздырырга, шулай ук музыкаль-шигъри кичәләр оештырырга планлаштыра. Моннан тыш, Александр үзенең «Марафон» дип аталган шигырьләр җыентыгын да тәкъдим итәргә ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot