news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Veli’K” велосипедларын быел 20 меңнән артык кеше прокатка алган

Велопрокат хезмәте Казанда 2013 елның 1 нче июлендә эшли башлаган иде

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ). Казанда “Veli’K” велосипедларын прокатка алу шәһәр сервисы эше үзенең икенче сезонын япты. Ярты ел эчендә шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары әлеге хезмәттән 20 меңнән артык тапкыр кулланган.

2014 елда абонемент хезмәте структурасында үзгәрешләр барлыкка килде. Узган ел велопрокатларның күбесе ял көннәрендә гамәлгә ашырылганга, казанлыларның уңайлылыгы өчен атналык абонемент урынына “ял көне” абонементы кертелде, ул 3 көн дәвамында гамәлдә иде. 1 көнлек абонементның бәясе 30 сум булса, 3 көнлекнеке – 50 сум.

Исегезгә төшерәбез, “Veli’K” автоматик велопрокат хезмәте Казанда 2013 елның 1 нче июлендә, шәһәр хакимияте заказы буенча, "Russ Outdoor” компаниясе тарафыннан эшли башлады. Казанда 100 велосипедтан торган 7 автоматик велопарковка булдырылды. Системадан кулланыр өчен, www.veli-k.ru сайтында теркәлергә һәм банк картасы мәгълүматларын калдырырга кирәк. Соңыннан абонемент һәм велосипедны кулланган өчен түләү башкарыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot