Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Велес» клубына каршы Беренче лиганың 9нчы тур уенында «Рубин»ның составы билгеле булды
«Рубин» клубы «Велес» командасына каршы Беренче лиганың тугызынчы туры кысаларындагы уенда старт составын тәкъдим итте.
Әйтик, «Рубин»да капканы янә Юрий Дюпин саклаячак, Илья Самошников капитан сыйфатында команданы кырга алып чыгачак, кырда җәрәхәт алган Михаил Костюков, савыгып, старт составында 10 айдан соң тәүге матчын үткәрәчәк.
«Рубин»ның стартовый составы: Дюпин – Кабутов, Али Аднан, Тесленко, Самошников – Мусаев, Зотов, Дзагоев – Горбунов, Безруков, Костюков.
Сигез турдан соң Леонид Слуцкий командасы турнир таблицасында 13 очко белән 5нче урынны били. Үз чиратында, Мәскәү клубының активында 9 балл бар, ул - Беренче лиганың турнир таблицасында унберенче урында.
Уенга Евгений Буланов җитәкчелегендәге судьялар бригадасы хезмәт күрсәтәчәк.
Очрашу Мәскәүнең «Авангард» стадионында узачак, матч Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз