news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Век Татарстана-2” проекты Балтачта да булып китте

Балтач бистәсендә балалар “Татармультфильм” берләшмәсенә үз районнары турында рәсемнәр ясап бирде.

(Балтач, 22 апрель, Татар-информ, “Хезмәт”, Зөлфия Шакирова).  Балтач районына башкалабыз Казаннан “Татармультфильм” берләшмәсенең анимацияләр студиясе директоры вазыйфаларын башкаручы Дарья Митрофанова, рәссамчы-аниматор Дмитрий Бурдыкин, менеджер Роман Афанасьев килде һәм район үзәк китапханәсендә сәнгать мәктәбенең рәсем дәресләренә йөрүче балалар белән очрашу үткәрде, дип яза baltaci.ru.

Очрашу фәнни һәм гамәли рәвештә узды. Башта “ТАССРның 100 еллыгына” багышланган кыска видеоролик тәкъдим ителде, балаларның тарих турындагы белемнәре ачыкланды, аннан мультфильмнарның ничек тормышка ашулары турында килгән кунаклар җентекләп сөйләде, ягъни мастер-класс күрсәтте. Гамәли өлештә балаларга “Кунакчыллык” проекты тәкъдим ителде, ягъни балалар Балтач районының истәлекле, тарихи, кунакчыл, күркәм урыннары турында рәсемнәр ясарга һәм иҗатларын “Татармультфильм” тәкъдим иткән электрон адрес буенча җибәрергә тиеш. Тора-бара район турында мультфильм пәйда булмагае. “Әлеге проектта узган ел катнашкан балаларның рәсемнәре “Татармультфильм”нарында инде чагылыш табарга өлгерде”,-  диде Дарья Александровна.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100