news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ведомости»: Хөкүмәт ташламалы ипотека шартларын катгыйландырырга ниятли

«Ведомости»: Хөкүмәт ташламалы ипотека шартларын катгыйландырырга ниятли

Россия Хөкүмәте ташламалы ипотеканың беренчел взнос күләмен 15 проценттан 20 процентка кадәр арттырырга, шулай ук кредит оешмаларына субсидияләрнең чик күләмен 0,5 процентка киметергә җыена. Бу хакта чыганакларга сылтама белән «Ведомости» газетасы яза.

Газетаның хөкүмәткә якын әңгәмәдәше бу мәгълүматны раслаган. Ә үсеш институтларының берсендә эшләүче хезмәткәр мондый үзгәрешләр турында фикер алышу бара, дип кенә әйткән. Өченче чыганак исә, дәүләт ярдәме белән ипотека шартларын үзгәртергә телиләр, дип белдергән, ләкин җентекләп аңлатмаган.

«Берничә ай элек үк аңлашылды: ташламалы ипотека шулкадәр үсте ки, аны кысар вакыт җитте», — дип ассызыклый газетаның беренче әңгәмәдәше.

Әлеге чыганак төп куркынычлар арасында күчемсез милек базарының баланслы булмавын һәм торак бәясенең һаман арта баруын искә ала. Шуңа бәйле рәвештә хакимият ихтыяҗны тәкъдим үсеше темпларына туры китерергә, базарны балансларга һәм бәяләр үсеше куркынычын киметергә тели.

2022 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан ипотека үсеше төбәкләр рейтингында 11 нче урынны алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot