Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләр дәүләттән елына 36 мең сумга кадәр стимуллаштыручы түләүләр ала алачак
Гражданнарның озак сроклы саклык акчалары программасы кысаларында яңа программада катнашучы һәркем елына 36 мең сумга якын акча ала алачак. Бу хакта «Ведомости» газетасы чыганакларга сылтама белән яза.
Шундый механизмнарның берсе – җыелган акчаны бюджет чыганакларыннан финанслау. Айлык уртача кереме 80 мең сумга кадәр тәшкил иткән гражданнар өчен югары коэффициент каралган. Әйтик, Финанс министрлыгы мондый категориягә керүчеләр өчен җыелган акчаның күләмен 1гә 1 нисбәтендә арттырырга ниятли – гражданин керткән һәр сум бюджеттан күчерелгән бер сум белән финансланачак (ягъни «пенсия» счетына шушы сумма күчә).
Ачыклык кертелгәнчә, уртача кереме 80-150 мең сум тәшкил иткән россиялеләр өчен - 1гә 2, кереме 150 мең сумнан артып киткән гражданнар өчен 1гә 4 нисбәте кулланылачак. Барлык төркемнәр өчен финанслауның максималь күләме 36 мең сум тәшкил итәчәк.
Программада катнашучылар өчен ташламаларның башка төрләре дә тәкъдим ителергә мөмкин. Әйтик, аларга программага 400 мең сумга якын взнос түләгән очракта ел саен 52 мең сумга кадәр салым чигерүе алу, шулай ук аерым очракларда акчасын вакытыннан элек 100 процентка кадәр алу мөмкинлеге бирелә.
Россия Финанс министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ведомство башлыгы урынбасары Алексей Моисеев программаның кайбер нечкәлекләре хакында хәбәр итте.
«Килешү ким дигәндә 15 елга төзелер дип көтелә. Шул ук вакытта, хатын-кызлар – 55, ир-атлар 60 яшькә җиткән очракта түләүләрне алданрак та алырга мөмкин», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз