news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ведомости»: Россиядә автомобильләр җәен һәм көзен тагын 5-10 процентка кыйммәтләнәчәк

«Ведомости»: Россиядә автомобильләр җәен һәм көзен тагын 5-10 процентка кыйммәтләнәчәк

Россиядә яңа җиңел автомобильләрнең бәясе җәен һәм көзен тагын 5-10 процентка артачак. Моның сәбәбе – Россия валютасының арзанаюында. Бу хакта «Ведомости» газетасы экспертлар, автодилерлар һәм җитештерүчеләрнең мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Басмада билгеләп үтүләренчә, ел башыннан бирле илдә яңа җиңел автомобиль бәяләре 13 процентка арткан инде.

Белгечләр фаразлаганча, Россия валютасының арзанаюы барыннан да элек тәкъдим ителгән ваклап сату бәясендә чагылыш табачак. Ташламалар һәм акцияләргә килгәндә, беренчесен – киметәчәкләр, ә икенчесен еш кына гамәлдән чыгарачаклар.

Экспертларның берсе белдергәнчә, Кытай җитештерүчеләре үз машиналарының бәясен яңарту өчен исәп-хисап ясарга керешкән инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100