news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ведат Догу: Төркиянең Гаилә һәм социаль эшләр министрының урынбасары - татар кешесе

Ведат Догу: Төркиянең Гаилә һәм социаль эшләр министрының урынбасары - татар кешесе
Ведат Догу

Искешәһәрдәге татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу Төркиянең Гаилә һәм социаль эшләр министрының урынбасары Леман ханым Йенигүннең татар кешесе булуын ачыклаган.

Ведат Догу сүзләренчә, Леман ханым Йенигүн 1965 елда Искешәһәрдә туган. Истанбулдагы кызлар лицеенда, аннары Истанбул университетында, «Йолдыз» университетында укыган. Американың West Lafayette Harrison College Business School бизнес-мәктәбендә курслар узган. Укытучы да, депутат та булган. Хатын-кызлар, балалар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокуклары, мәгариф, медиа, гаилә мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.

«Леман ханым Йенигүн Искешәһәрдә татар гаиләсендә туган. Ә аның әнисе – Кәүсәр, әтисе – Мөнир. Алар татар мөһаҗирләре яшәгән Госмания авылында туган. Нәсел башы Татарстанның Лениногорск районы Сарабиккол авылына барып тоташа», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ул бу авылның халык телендә «Әби авылы» дип йөртелгәнен әйтте. Димәк, Леман ханым татар җирләреннән Төркиягә күчеп килгән татар мөһаҗирләре нәселенең дәвамчысы, диде Ведат Догу.

Аның әйтүенчә, Леман Йенигүннең әтисе Мөнир әфәнде мәрхүм, әнисе Кәүсәр ханым исән-сау. Мөнир Йенигүн сәүдә белән шөгыльләнгән. Аларның Госмания авылында өйләре калмаган. Алар Искешәһәрдә яшәгән. «Балалары үскәч, Истанбулга күченгәннәр. Госманиядә дә, Искешәһәрдә дә кардәшләре яши», – диде Искешәһәрдәге татар җәмгыяте рәисе.

Якташлары әйтүенчә, Леман Йенигүннең әти-әнисе татарча аралашкан. «Леман Йенигүннең өч баласы бар, диделәр. Татар телен беләме, үзен дә татар дип саныймы – әйтә алмыйм. Якташлары: «Безнең кеше», – дип горурланып әйтәләр», – диде Догу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100