Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Вечерняя Казань» газетасының яңа баш мөхәррире итеп Кирилл Шлыков билгеләнде
Татарстанның танылган журналисты Кирилл Шлыков «Вечерняя Казань» газетасының яңа баш мөхәррире булды.
«Бүген «Вечерняя Казань» басмасының яңа җитәкчесе буларак тәкъдим ителде. Редакция тарихлы. Команда белән бергә традицияләрне саклап калырга һәм үсештә чираттагы адым ясарга кирәк. Эшлибез!» - дип язган медиаменеджер «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә.
Элегрәк Кирилл Шлыков алты елдан артык, 2017 елның март ахырыннан башлап, KazanFirst порталын җитәкләгән. Ул бу вазифадан апрель уртасында китә. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, Шлыковның порталның үсеш юллары уңаеннан басма хуҗасы Ярослав Муравьев белән фикер каршылыклары була.
1979 елда нигез салынган «Вечерняя Казань» газетасы белән соңгы вакытта элеккеге шеф-редактор һәм басма хуҗасы Хасбулат Шәмсетдиновның улы Роман Шәмсетдинов җитәкчелек итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз