news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Вечерняя Казань» газетасының элеккеге журналисты Марина Юдкевич вафат булган

Озак вакытлы авырудан соң журналист Марина Юдкевич вафат булган. Аңа 61 яшь иде. Ул озак вакыт - чирек гасыр диярлек «Вечерняя Казань» редакциясендә эшләде.

«Газетада күп еллар сәяси күзәтүче булып эшләгән журналист озак вакытлы каты авырудан соң 15 июнь төнендә Израильнең Реховот шәһәрендәге клиникада вафат булды <...>. Маринаның язмалары һәрвакыт принципиальлек һәм намуслылык белән аерылып торды», - дип хәбәр итә газета Телеграм-каналында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100