news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә узучы «Россия» форумында Татарстан татар халкының туй йоласын тәкъдим итәчәк

2 декабрьдә Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданчыгындагы «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында татар халкының традицион туй йолалары элементларын үз эченә алган никахлашу тантанасы узачак. Никахны теркәү Татарстан Республикасы көне кысаларында үткәрелә.

Бу көнне Балтач муниципаль районында туып үскән 23 яшьлек Самат Зыятдинов һәм Сөмбел Ибраһимова никахларын рәсмиләштерәчәк.

Булачак ир белән хатын күп балалы гаиләләрдә үскән. Зыятдиновлар гаиләсендә – биш, Ибраһимовларда өч бала. 2020 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Зыятдиновлар гаиләсе «Ата-ана даны» орден медаленә лаек булган. Кәләшнең гаиләсе педагоглар династиясен дәвам итә. Сөмбелнең әти-әнисе Б.С.Рәхимов исемендәге Түбән Кенә мәктәбендә эшли.

Никахлашу тантанасы Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистларының чыгышы белән үрелеп барачак. Тамашачыларга татар халкының туй йолалары (ананың милли бизәнү әйберләрен кызына тапшыруы, кәләшнең хатын статусында яңа тормыш башлау символы буларак кыз яулыгын туйныкына алыштыру һ.б.) турында сөйләячәкләр. Кунаклар шулай ук кияүнең туй йоласына әзерләнүен, ир-ат биюен башкаруын да күрәчәк, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе.

Идарә башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина шулай ук Татарстанның теркәлгән никахлар саны буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында беренче урынны биләве хакында хәбәр итте. Ел башыннан алып ЗАГС органнары тарафыннан 22 меңгә якын никах рәсмиләштерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100