news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ВЦИОМ халыкның Владимир Путинга ышаныч дәрәҗәсен игълан итте

Россия халкының 80 проценты РФ Президенты Владимир Путинга ышана. Шул рәвешле, күрсәткеч элеккеге дәрәҗәдә калган, диелә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыруда.

«Сораштыруда катнашучыларның 80 проценты (соңгы атнада үзгәрмәгән) Путинга ышаныч турындагы сорауга уңай җавап биргән. Шушы вакыт эчендә Президент эшчәнлеген хуплау дәрәҗәсе 0,2 процентка кимегән һәм ул 76,7 процент тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.

Хөкүмәт эшен хуплау дәрәҗәсе – 0,8, аның Рәисе Михаил Мишустинның эшчәнлеген хуплаучылар 1,3 процентка азайган. Аңа ышаныч дәрәҗәсе 1,5 процентка кимегән һәм 61,8 процент тәшкил итә.

Сораштыруда Россиядә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең кеше катнашкан. Тикшеренү быелның 27 февраленнән 5 мартка кадәр үткәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot