Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәре мөселманнары Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте
Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендәге Мөхәммәд пәйгамбәр исемендәге Рухи-мәдәни үзәктә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган гомум өлкә Мәүлид бәйрәме узды. Чарада мактаулы кунаклар — Дагыстан Республикасы һәм Ростов шәһәре имамнары катнашты, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте.
Чара аш мәҗлесе белән тәмамланды — табын янында эчкерсез шатлык һәм кардәшлек атмосферасы хөкем сөрде: мөселманнар хис-кичерешләре белән уртаклашты, алган белемнәре белән бүлеште һәм бу көнне диндәшләр янында үткәрү мөмкинлеге биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт белдерде. Оештыручыларга һәм әлеге мөһим чараны үткәрүгә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз