Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә дини өлкәдә халыкара хезмәттәшлекне үстерү хакында фикер алыштылар
Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек Советының халыкара хезмәттәшлек комиссиясе утырышы булды. Аның эшендә Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов та катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта шулай ук Мәскәү Патриархатының Тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе, митрополит Волоколамский Антоний, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсе референты, Советның җаваплы секретаре Андрей Третьяков, Санкт-Петербург дәүләт университетының Теология институты директоры Дмитрий Шмонин, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Россия - Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин, шулай ук Россиянең традицион диннәре лидерлары катнашты.
Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру, дини өлкәдә халыкара хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук конфессияара диалогны ныгыту фикер алышуның төп юнәлешләре булды. Рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм аларны бүгенге көн сынаулары шартларында саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Утырышта катнашучылар шулай ук яшьләрне иҗтимагый һәм агарту эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән инициативаларны карады, үсеп килүче буында тотрыклы ориентирлар формалаштыруның әһәмиятен искәртте. Халыкара көн тәртибе кысаларында чит ил партнерлары белән багланышлар һәм гуманитар элемтәләрне үстерү мөһим юнәлеш булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз