news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“ВАЗ” белән Audi бәрелеште

Бер кеше һәлак булды, өчесе хастаханәгә озатылды

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Кичә Әлмәт районында ике җиңел автомобиль бәрелеште, бер кеше һәлак булды, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.
Рус Акташы-Кузайкино юлының 19 нчы километрында 17 сәгать 20 минутлар тирәсендә 1985 елда туган ир-ат идарә иткән “ВАЗ-21122” автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына чыгып Audi А3 белән бәрелешә. Нәтиҗәдә “ВАЗ” йөртүчесе шунда ук җан бирә. Аның ике пассажиры һәм Audi йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре белән “Татнефть” ААҖ медицина-санитар частена озатыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot