news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“ВАЗ-2114” машинасы нефть ташый торган “МАЗ”га бәрелгән

Соңгы 8 көндә республика юлларында кешеләргә бәла-каза китергән 81 транспорт һәлакәтендә 9 кеше үлемен тапкан, 104се имгәнгән, җәрәхәтләнг

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). 8 апрель төнге 1дә Нурлат – Чистай юлының 4 нче чакрымында “ВАЗ-2114” машинасы рулендәге 1987 елгы кеше нефть ташый торган “МАЗ”га бәрелгән һәм шунда һәлак булган.

Транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәбе җиңел машина белән идарә иткән затның юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламыйча, каршы як юл тасмасына чыгуыннан булган дип фаразлана.

Бу хакта мәгълүмат биргән республика ЮХИДИ идарәсе белешмәсе буенча, соңгы 8 көндә республика юлларында кешеләргә бәла-каза китергән 81 транспорт һәлакәтендә 9 кеше үлемен тапкан, 104се имгәнгән, җәрәхәтләнгән.





news_right_1
news_right_2
news_bot