news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вахтангов театрында Оренбург татар драма театры «Кызыл Паша» спектаклен тәкъдим итә

Вахтангов театрында Оренбург татар драма театры «Кызыл Паша» спектаклен тәкъдим итә
Фото: «Татар-информ»га Гөлшат Әюпова тәкъдим итте

13 июньдә Мәскәүдә Вахтангов театрының яңа сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры тамашачыларга «Кызыл Паша» спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакль Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырылды. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сюжет нигезендә – тарихи шәхес, партия һәм дәүләт эшлеклесе, танылган совет дипломаты, Совет дәүләтенең гарәп илләрендә беренче тулы вәкаләтле вәкиле, «Кызыл паша» дип йөртелгән Кәрим Хәкимов язмышы. Хәкимов Кәрим Гәбдрәүф улы (1882-1938) – Советлар Берлеге белән гарәп илләре арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне урнаштыручы беренче дипломат. Ул Хиҗаз, Нәдҗ патшалыкларында – Согуд Гарәбстанында, Йәмәндә яшь Совет дәүләтенең сәүдә агенты, генераль консулы һәм тулы хокуклы вәкиле буларак дөньяда танылган шәхес. Тумышы белән Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылыннан.

Спектакльдә документаль өлешкә күбрәк басым ясала, әлеге легендар шәхес Кәрим Хәкимовның уникальлелеге һәм күпкырлылыгы күрсәтелә. Үз эшеңә тугрылык һәм намус, гаделлек һәм гадилек, газаплар һәм вөҗдан, мәхәббәт һәм хөрмәт белән тулы бер гомер спектакльдә чагылыш тапкан. Спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов әйтүенчә, бу аның Оренбург театрында куйган өченче спектакле. Моңа кадәр Оренбургта режиссер куйган Гозәер Хаҗибәковның «Аршин мал алан» һәм Ркаил Зәйдулланың «Мәхәббәт, футбол һәм мафия» спектакльләре зур уңыш белән барды.

«Кызыл паша» спектакленең сценарий авторлары Россия Федерациясе мөселманнарының Диния назәрәте рәисенең мәдәният буенча урынбасары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ренат Абянов һәм Ренат Әюпов үзе. Композитор – Роберт Солтанов, Рәссам – Елизавета Буланкина, хореограф – Дамир Булатов, тәрҗемәче - Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов. Кәрим Хәкимов ролендә – Татарстан Республикасының атказанган артисты Марсель Рәхмәтуллин, Хәдичә Ногаева – Рәзифә Хәйруллина, Әбдел Газиз – Илдар Байменов, Ризаэтдин Фәхретдин – Рамил Солтанов. Заман егете, алып баручы – Артем Ахмедов.

news_right_1
news_right_2
news_bot