news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахтангов театры Казанга «Нәүрүз» форумының хедлайнеры булып килә

Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры быел «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумының хедлайнеры булачак. Театр Казанга ике спектаклен алып килә.

«Әлеге театрның килүе Татарстан өчен зур вакыйга дип уйлыйм. Вахтангов театры легендар спектакльләрен күрсәтәчәк. Тамашачы өчен дә, катнашучылар өчен дә бу зур бүләк», диде форумга багышланган матбугат конференциясендә аның сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

«Казан барыбызны да үзенә тарта. Форумга чакырылгач без шатланып ризалаштык. Сезгә «Евгений Онегин» һәм «Война и мир» спектакльләрен алып киләбез. «Евгений Онегин» инде тугыз ел репертуарда булса, «Война и мир»ны театрның 100 еллыгына чыгарган иде», - дип таныштырып үтте Вахтангов театры директоры Кирилл Крок zoom матбугат конференциясенә тоташып.

«Война и мир» Казанга кадәр әле Екатеринбургта гына булды. Бу Римас Туминасның спектакле. Сәхнәдә могҗиза тудырган бу әсәр бөтен театраль Мәскәүне кузгатты. Ул биш сәгать бара, ләкин мин спектакль бетмичә кайтып киткән кешене күргәнем булмады», - диде ул.

Кирилл Крок әлеге гастрольләрне оештыруда катнашы булган кешеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Спектакль техник яктан нәкъ Мәскәү дәрәҗәсендә барачак, дип ышандырды театр директоры.

Казанда «Нәүрәз» халыкара театраль белем бирү форумы 6 – 12 июнь көннәрендә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100