news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вахитов районы суды тукталышта 11 кешене бәрдергән машина йөртүчене өй арестына җибәрде

Казанның Вахитов районы дәүләт гаепләүчесенең Казанда тукталышта 11 кешене бәрдергән машина йөртүче Евгений Крусевны сак астында тоту вакытын озайту турындагы үтенечен канәгатьләндермәде.

Гаепләнүченең адвокаты һәм Евгений Крусев үзе аны йорт арестына күчерүне таләп итте. Судья моның белән ризалашты һәм алдагы өч айны ир-ат өйдә уздырачак. Аны суд залында ук азат иттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, тикшерү версиясе буенча, Евгений Крусев, машина йөртү таныклыгы булмый торып һәм наркотик исереклеге халәтендә рульгә утырган. Вишневский урамында ул идарәсен югалтып тукталышка килеп керә һәм 11 кешене (шуларның өчесе – балалар) бәрдерә. Өлкән яшьтәге ике хатын-кыз - авыр, 28 яшьлек хатын-кыз һәм 13 яшьлек кыз уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның калганнары зыян күрми.

news_right_1
news_right_2
news_bot