news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вахитов районындагы кайбер йортларда суны сүндерәчәкләр

Вахитов районындагы кайбер йортларда суны сүндерәчәкләр
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанда Вахитов районындагы кайбер йортларда бер тәүлеккә суны сүндерәчәкләр. Сәбәбе – Габдулла Тукай урамындагы суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Суны 31 мартның 9:00 сәгатеннән 1 апрельнең 9:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адресларда сүндерәчәкләр:

  • Әхтәмов урамы, 1; 6; 7; 14; 16; 18а; 18/94;
  • Габдулла Тукай урамы, 89; 91; 91а; 94/18; 97; 97 йорт, 1 корпус; 97а йорт, 1 корпус; 102; 102а; 104; 106а; 108; 110, 112; 112г; 114; 114а;
  • Шиһабетдин Мәрҗани урамы, 40; 42а; 44;
  • КСК урамы, 3.

Автоцистерна китерү өчен гаризалар авария-диспетчерлык хезмәте телефоны аша кабул ителә (+7(843)231-62-60), дип хәбәр иттеләр «Су каналы» предприятиесендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot