news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китапларын тәкъдим итү кичәсе була

Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китапларын тәкъдим итү кичәсе була
Фото: "Казан утлары" журналы

3 июль көнне сәгать 11:00 дә күренекле халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китаплары тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Казан утлары» журналы хәбәр итте.

«Кәнәфи» - «Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 26 нчы кесә китабы. «Ерактагы якын туганнар» китабында исә сәфәрләрдән язмалар тупланган.

Вахит Имамовның «Кәнәфи» дип аталган китабында урын алган повесть узган гасырның 90 нчы еллары турында. Үзгәртеп кору елларында сүз иреге, хөррият белән бергә башбаштаклык, әхлакый тотнаксызлык кебек сыйфатлар да өскә чыкты. Язучы үз әсәрендә кәнәфи ияләрен шушы үзгәреш шартларында тасвирлап, аларның әхлакый йөзен күрсәтә, диелә хәбәрдә.

Тәкъдим итү кичәсе Декабристлар урамы, 2 йортта узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100