Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вахит Имамов Уфада Риза Фәхретдин каберен зиярәт кылды
Риза Фәхретдин җәсәде Уфаның тарихи үзәгендә урнашкан һәм тарихи-мемориаль каберлек статусын йөрткән мөселман зиратында җирләнгән.
Язучы, Габдулла Тукай премиясе иясе, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов белән «Татар-информ» хәбәрчесе Рифат Каюмов Уфада татар мәгърифәтчесе Риза Фәхретдин каберен зиярәт кылды.
Казан кунакларын Уфаның мөселман зиратына Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин алып барды.
Уфаның тарихи үзәгендә, Агыйдел елгасы буенда урнашкан һәм тарихи-мемориаль каберлек статусын йөрткән мөселман зиратына, вафат булганнан соң, Башкортстанның күренекле татар һәм башкорт шәхесләре җирләнә. Альфред Дәүләтшин сүзләренчә, үткән гасырларда әлеге урын татар зираты булып исәпләнгән. «Элек монда татарлар җирләнә торган булган. Хәзер ул мөселман зираты дип атала, ә өлкәннәр телендә һаман да татар зираты дип йөртелә», - диде Альфред Дәүләтшин.
Борынгы каберләр арасыннан Риза Фәхретдин җирләгән урынны җиңел генә табу өчен, зиратның үзәк юлыннан аның каберенә кадәр тар гына асфальт сукмак салынган. Риза Фәхретдин янәшәсендә аның өч улы да җирләнгән. Аларның ташлары бер стильдә яңартылып эшләнгән.
Зиратны карап йөргәндә, без шулай ук Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева, күренекле башкорт язучысы Мостай Кәрим каберләре янында тукталдык.
1969-1987 елларда Башкортстанны җитәкләгән Мидхәт Шакиров һәм аның якын туганнары бер төрбә эченә җирләнгән. Шакировлар төрбәсе янәшәсенә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев җәсәде күмелгән булуына игътибар иттек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз