news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов: Санкт-Петербургта 20 мең татар яши диләр, Сабан туена 100 мең кеше килә

Вахит Имамов: Санкт-Петербургта 20 мең татар яши диләр, Сабан туена 100 мең кеше килә
Рамил Гали

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов Санкт-Петербургта 20 мең татар яшәсә дә, Сабан туена 100 мең кеше килүен әйтте.

«Росстат мәгълүматлары буенча Санкт-Петербургта 20 мең татар бар. Санкт-Петербург Сабантуйга йөз мең кеше килә. Безнең сәясәтнең икейөзле икәнен шуннан бик җиңел генә төшенеп була. Соңгы җанисәптә 600 мең татарны югалттык. Әгәр без юләр булсак, шуңа ышанырга тиешбез. Ләкин без юләр милләт түгел. Шуңа күрә бу санга ялгыш ышана күрмәгез. Безне фәлән гасыр буе киметәләр, ләкин бетерә алмыйлар», - диде ул Санкт-Петербургта татар морзалары белән очрашуда.

Вахит Имамов дәүләт архивларында күп утыруын, тарихны өйрәнүен әйтте. «1705 елда Санкт-Петербург төзелешенә Казан провинциясеннән 5 мең татарны алып китәләр. 5 мең кешедән 800 кеше исән кайта. 4200 кеше Санкт-Петербург шәһәре нигезенә сөяк булып ята. Бу саннарны, фактларны без белергә, алданмаска тиеш. Шуңа күрә Санкт-Петербург каласы татар мәете өстенә түшәлгән, дигән сүздә 50 процент дөреслек бар. Без моны кычкырып йөрмәсәк тә, яттан белергә тиеш», - диде ул.

«Ике тапкыр Санкт-Петербург Сабантуенда булганым бар. Мәскәү, Чиләбе, Пермь, Ульяновск, Чувашия Сабантуйларын караган идем, берсе дә Питер Сабантуена җитми. Бер якта - инеш, икенче якта - тау бите. Кешеләр рәхәтләнеп җәелеп утыра. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованы алып килгән идек. Шул вакыттан ук исем китеп кайткан иде», - диде баш мөхәррир.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин очрашу вакытында Ленинградны яклап, башын салган татарлар турында китапны тәкъдим итте.

«Зур эш эшләдегез. Андагы 18,5 мең фамилияне укып чыктым. Шулар арасында үземнең авылдашымны таптым. Ул – әткәйнең бертуган абыйсы. Аның исеме Хәтер китабында да юк, кайда вафат булганы билгесез иде. Сез бөтен Россия төбәкләрендә яшәгән татарларга үрнәк. Төбәкләрдә Ленинградны яклап, һәлак булганнарның исемлеген төземиләр. Ватан өчен үлде, диләр дә, оныталар. Онытмыйча, тирән хәтерле булганыгыз өчен рәхмәт», - диде Вахит Имамов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100