news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов: Садри Максуди Россия депутатларын Лондонга алып барган

Язучы фикеренчә, татар телендә укып, әллә кая китеп булмый, дигән кешеләргә Садри Максуди мисалын китерергә мөмкин.

Вахит Имамов: Садри Максуди Россия депутатларын Лондонга алып барган
Вахит Имамов - сулдан беренче
Рифат Каюмов

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, Габдулла Тукай премиясе иясе Вахит Имамов күренекле дәүләт эшлеклесе Садри Максудиның XX гасыр башында Лондонга барган Россия депутатлары делегациясен җитәкләгәнен әйтте.

«Садри Максуди башта Казан артындагы Ташсу авылы мәдрәсәсендә, аннары Гаяз Исхакый белән Казанда Апанаев мәдрәсәсендә укый. Шуннан соң бер ел Кырымда Бакчасарай мәдрәсәсендә белем ала. Исмәгыйль Гаспринский киңәше белән Франциянең Сорбонна университетына укырга керә», - диде Вахит Имамов Башкортстанның Стәрлебаш авылы китапханәсендә оештырылган очрашуда.

Башта Садри Максудиның Франциядә тормыш шартлары авыр була. Ул чормада яши. Исмәгыйль Гаспринский бу турыда белеп, Оренбургтагы Гани байдан Садри Максудига ярдәм сорый. Гани бай татар студентына акча җибәрә. Шуннан соң Садри Максуди мохтаҗлыктан арына. Француз телен үзләштергәч, ул үзе дә акча эшли башлый - корреспондент була, лекцияләр укый.

«XX гасыр башында зыялы кешеләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәтен Исмәгыйль Гаспринский мисалында күрегез. Бүген Татарстан, Башкортстан миллиардерларының берәрсе, милләткә файда булсын дип, талантлы баланы чит илдә укытамы? Хәзерге байлар акчасын кочаклап үлсә үлә, ләкин милләткә өч тиенлек тә файда китерми», - диде Вахит Имамов.

Садри Максуди, Сорбонна университетын тәмамлап кайткач, Казан губернасыннан Дәүләт Думасына депутат булып сайлана. Дәүләт Думасы Бөекбританиянең Лордлар палатасы белән очрашуга Лондонга делегация җибәрә. Садри Максуди, инглиз һәм француз телләрендә иркен аралашкач, делегация җитәкчесе булып билгеләнә.

«450 депутат арасыннан, Садри Максудидан кала, инглиз телен белгән беркем булмый. Башлангыч белемен мәдрәсәдә туган телендә алган татар баласының никадәр алга киткәнен үзегез чамалагыз. Татар телендә укып, әллә кая китеп булмый, дигән кешеләрнең авызын шушы мисал белән томаларга мөмкин», - диде Вахит Имамов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100