news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов: Россия Дәүләт Думасында Максудига, Акчурага тиң депутат булмаган

«Алар - безнең милләт горурлыгы, ләкин без бу турыда оныттык. Җир шарында бер генә кеше – Садри Максуди гына ике илнең Президенты булырга дәгъва кылган», - диде язучы.

Вахит Имамов: Россия Дәүләт Думасында Максудига, Акчурага тиң депутат булмаган
Рамил Гали

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов Россия Дәүләт Думасы составында дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре арасында акылы, белеме белән Садри Максуди, Йосыф Акчурага тиң депутат, дворян булмаган дип саный.

«Садри Максуди һәм Йосыф Акчура Франциянең Сорбонна университетын тәмамлаган. Алар Россиядә бердәнбер! Шуңа күрә Дәүләт Думасы Бөекбританиянең Лордлар палатасы белән очрашуга делегация җибәргән вакытта Садри Максуди депутатлар өстеннән башлык булып барган. Лордлар палатасы, Иҗтимагый палатада да икешәр телдә чыгыш ясаган», - диде ул Санкт-Петербургта татар морзалары белән очрашуда.

Аның әйтүенчә, 1906-1912 елларда 6 ел гомерен Садри Максуди Санкт-Петербургта үткәргән. Ике чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты булган. «Аңа кадәр Йосыф Акчура Россия Дәүләт Думасы депутаты булырга тырышып караган. Аны депутатлыкка үткәрмәс өчен, арест салып, ике ай төрмәдә тотканнар», - ди баш мөхәррир.

«Алар - безнең милләт горурлыгы, ләкин без бу турыда оныттык. Җир шарында бер генә кеше – Садри Максуди гына ике илнең Президенты булырга дәгъва кылган: 1917 елның 22 ноябрендә Татарстан җитәкчесе итеп сайлаганнар, 1955 елда биш кандидат арасыннан Төркия Җөмһүрияте президентлыгына күтәреп чыкканнар. Төрекләр акча биреп, Садри Максуди һәйкәлен ясатмаган булса, ул безнең тарихка кайтмый кала иде. Төрекләр генә шушы эшне башкарып чыга алды», - диде Вахит Имамов.

Язучы фикеренчә, Гаяз Исхакый «татарым, татарым» дип, Җир шары буйлап 1954 елга кадәр көрәшеп йөргән. «Без аңа бюст куя алмыйбыз, урамга исемен бирү өчен көрәшмибез. Үзебезнең милләтнең азатлыгы өчен көрәшкән кешене искә алмыйбыз. Шуларны онытмасак иде», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100