news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вахит Имамов: Попов дигән кешенең Чаллыга килүен «шәһәргә нигез салыну» дип әйтү - хата

2026 елда Чаллының 400 еллыгы бәйрәм ителәчәк. Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, 2015 елга кадәр 30 елдан артык Чаллыда гомер иткән Вахит Имамов әлеге датаны бәйрәм итүгә карата үз фикерен белдерде.

Вахит Имамов: Попов дигән кешенең Чаллыга килүен «шәһәргә нигез салыну» дип әйтү - хата
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Чаллы шәһәренең атамасы татарның «чал», ягъни «ак» сүзеннән килеп чыккан. Агарган чәчне бүген дә «чал чәч» диләр. Чаллы – ул татар шәһәре. Татарстанда «Чаллы» атамасын йөрткән утызлап авыл бар. Мәсәлән, Тәберде Чаллысы, Казаклар Чаллысы, Мәмле Казаклар Чаллысы, Яңа Чаллы һәм башкалар. Аларның җирен актарып карасак, туфрак астыннан ак балчык чыгачак. Чаллы шәһәре дә ак балчык өстендә утыра. Аның ак ярлары әллә каян күренеп тора. Шәһәр атамасында кайбер төбәкчеләр уйлап чыгарган «челнок» (көймәнең бер төре) сүзенең бернинди катнашы юк. Ялган фараз белән Чаллы әләменә көймә ясап хата җибәрделәр. Алабугадан Федор Попов дигән кешенең Чаллыга килүен «шәһәргә нигез салыну» дип әйтү – ул тагын бер хата булачак.

Тарихчыларның Чаллының 400 еллыгына карата фикерләрен Интертат сайты өчен Рифат Каюмов туплады:

news_right_1
news_right_2
news_bot