news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов: Муса Җәлилнең улы Альбертны эзсез югалту милләтебез өчен яра булып кала

Бүгенге көндә Муса Җәлилнең өч баласы булганы мәгълүм: беренче никахыннан беренче баласы – Альберт, икенче никахыннан – кызы Люция һәм өченче никахыннан (бердән-бер рәсми теркәлгән никахы) – Чулпан.

Вахит Имамов: Муса Җәлилнең улы Альбертны эзсез югалту милләтебез өчен яра булып кала
Вахит Имамов
Салават Камалетдинов

Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Муса Җәлилнең улы Альберт Җәлиловның эзсез югалуын, ягъни исән чагында аның барлыгы сер булып саклануын, милләт өчен яра, дип атады.

«Без Муса Җәлилнең кызы Люция апаны әтисенең туган туфрагына – Оренбург төбәгенә алып кайту бәхетенә ирештек. Ул да Мусаның мәхәббәт җимеше. Баланы берәү дә: «Монысы миңа кадерле – күтәреп йөртермен, ә монысы кадерсез – этеп куярмын», – дип тудырмый. Муса Җәлил Әминә ханым (шагыйрьнең язылышкан хатыны) белән яшәсә дә, 1940нчы елга кадәр Люция апаның әнисе янына килеп йөргән һәм Люцияне кулларында күтәреп йөрткән. Муса Җәлил өчен Люция апа да, нәкъ Чулпан кебек, кадерле бала», – диде Вахит Имамов IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы нәтиҗәләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында.

26 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Урал елгасы бассейнында яшәүче татарлар тарихын өйрәнүгә багышланган IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы узды. Әлеге чара кысаларында Магнитогорск, Оренбург һәм Уральск (Казахстан) шәһәрләрендә конференцияләр үтте. Оренбургта оештырылган конференциядә Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова да катнашты.

«Ниһаять, Оренбург Җәлилнең кызын күрде, ә Җәлил кызы әтисенең туфрагына барып, догалар укый алды. Муса Җәлилнең бер баласын – Альберт абыйны инде югалттык. Аны кайтарып булмый. Бу безнең милләт өчен яра булып кала. Шуны эзсез югалтканыбыз өчен», – диде Вахит Имамов.

Люция Җәлилова «Интертат» электрон газетасына биргән интервьюда татар җәмәгатьчелеге Муса Җәлилнең улы Альберт Җәлилов барлыгын белмәгәнен әйтте. Шагыйрьнең улы вафат булган көнне генә массакүләм мәгълүмат чаралары аша кайгылы хәбәр киң җәмәгатьчелеккә барып ирешкән.

Бүгенге көндә Муса Җәлилнең өч баласы булганы мәгълүм: беренче никахыннан беренче баласы – Альберт, икенче никахыннан – кызы Люция һәм өченче никахыннан (бердән-бер рәсми теркәлгән никахы) – Чулпан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100