news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов: Муса Җәлил кызы Люция ханымның шулкадәр оста Коръән укуына шаккаттык

Муса Җәлил кызы Люция Җәлилова Мостафа авылына кайтып, әби-бабасы кабере янында Коръән сүрәләре укыган.

Вахит Имамов: Муса Җәлил кызы Люция ханымның шулкадәр оста Коръән укуына шаккаттык
Фото: Ләбиб Леронның "Вконтакте" сәхифәсеннән

Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Герой-шагыйрь Муса Җәлил кызы Люция Җәлилованың Коръән уку осталыгына сокланган.

«Люция ханым чиксез канәгать калды. Гел янында йөргәч, сизеп тордым. Мин аның хәлен аңлыйм, чөнки ул, 87 яшькә җитеп, гомере буе әтисенең туган туфрагын күрми яшәгән. Без ел башында Санкт-Петербургка баргач, очрашуда әби-бабасы җирләнгән, атасы беренче адымнарын ясаган туфракка кайтып килергә озак еллар хыялланганын әйтте. Мин дә, Ләбиб Лерон да аны Мостафага алып барырга вәгъдә бирдек. Табигатьнең иң матур вакытында, көннәр җылы торганда Люция ханымны атасының туган төбәгенә алып кайтуны оештыру насыйп булды», – диде Вахит Имамов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Люция Җәлилова

Фото: © Ләбиб Леронның "Вконтакте" сәхифәсеннән

Вахит Имамов сүзләренчә, Люция Җәлилова Мостафа авылында Муса Җәлилгә куелган бюстны ошаткан. «Скульптор чын татар рухын, чын язучыны, буйсынмас холыкны күрсәтә алган», – диде Вахит Имамов.

Фото: © Ләбиб Леронның "Вконтакте" сәхифәсеннән

Люция Җәлилова Мостафа авылы зиратына кереп, әби-бабасы каберләре янында Коръән сүрәләре укыган, дога кылган. Аннары мәчеттә намаз укыган. «Авылның имамы Ришат хәзрәт тә Люция Җәлилованың шулкадәр оста Коръән укуына шаккатты. 18 ел буе Санкт-Петербургта яшәгәч, туган теленнән, безнең дөньядан аерылгандыр, дип уйлаган идек. Ата-ана каны керсә, рус дөньясында яшәп тә, халкыңнан аерылмыйсың икән», – диде Вахит Имамов.

Фото: © Ләбиб Леронның "Вконтакте" сәхифәсеннән

Мостафада Люция Җәлилова белән очрашуга күп кеше, шул исәптән Шарлык районы җитәкчелеге килгән. Мөхтәрәм кунак яшьлек елларын, Мәскәүдә укыган чорын, Кинематография институтында Владимир Высоцкий, Инна Макарова, Олег Ефремов, Лариса Лужина кебек экран йолдызлары, Сергей Герасимов, Лев Кулиджанов, Татьяна Лиознова, Марлен Хуциев кебек талантлы режиссерлар белән якыннан аралашканын сөйләгән.

Фото: © Ләбиб Леронның "Вконтакте" сәхифәсеннән

«Кем белән аралашсаң, шуннан акыл алырсың. Люция Җәлилованың яшьлек елларында киң кырлы шәхесләр белән аралашуы тирән эз калдырган. Ул шулкадәр тирән белемле, бай мәдәниятле шәхес булып формалашкан. Люция Җәлилова Мәскәүдә калып, кино индустриясендә югары үрләргә менәргә мөмкинлеге булган, ләкин ул Казанны сайлаган. Анасын ялгыз калдырырга теләмәгән, ә Мәскәүгә алып китәргә үз фатиры булмаган, дип аңладым. Ата-ана алдындагы бурычны үтәү аңа мөһимрәк булган», – диде Вахит Имамов.

Фотолар «Татар-информ» сайтында Ләбиб Лерон рөхсәте белән бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100