Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вахит Имамов: Кәрван-сарайны татар сәүдәгәрләре төзеткән
Язучы, тарихчы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Оренбургтагы Кәрван-сарайны татар сәүдәгәрләре төзеткәнен әйтте.
«Башкортлар Кәрван-сарайны үзләренеке дип аңлатырга тырыша, ләкин аны 1846 елда татар сәүдәгәрләре төзеткән. XIX гасырда ул зур сәүдә үзәге, Урта Азия белән сәүдә итә торган урын булган. Сату урыннарыннан тыш, аның эчендә кунакханә, мөселман сәүдәгәрләре өчен гыйбадәтханә һәм башка уңайлыклар төзелгән», - диде Вахит Имамов.
Кәрван-сарай тарихи вакыйгаларга бай. Мәсәлән, 1917 елның декабрендә Зәки Вәлиди җитәкчелегендә Автономияле Башкортстан республикасы төзелүе игълан ителгән. Бүгенге көндә бина Россиянең Мәдәният министрлыгы карамагында һәм Оренбургның төрле ведмстволарына, ә мәчете мөфтияткә арендага бирелә.
Бүген татар язучылары Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, Рөстәм Галиуллин Кәрван-сарайда булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз