news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов: Гаяз Исхакыйның Яуширмәдә урнашкан музеен төзекләндерергә кирәк

Вахит Имамов: Гаяз Исхакыйның Яуширмәдә урнашкан музеен төзекләндерергә кирәк
Рамил Гали/архив

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы, журналист Вахит Имамов Гаяз Исхакыйның Чистай районы Яуширмә авылында урнашкан музеен төзекләндерергә кирәк дип саный. Музей территориясендә булган янгыннан соң ул төзекләндерелмәгән, музейда су да, бәдрәф тә юк.

Музей проблемаларын хәл итү турында сүз биш ел элек кузгыталган булган. «Гаяз Исхакыйның 140 еллыгында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары белән Яуширмәгә кайткан идек. «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминев телевидение бригадасын алып кайтты, тапшырулар булды. Бу кадәр йөрүдән соң үзгәреш булыр дип өметләндек», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Вахит Имамов әйтүенчә, бу мәсьәләне хәл итәр өчен акча бүлеп бирелергә тиеш булган. «Ул вакытта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов музейны төзекләндерер өчен һәм Яуширмәгә бара торган юлны ремонтлау өчен 39 миллион сум акча бирергә вәгъдә итте. Ул вәгъдә кайсы стадиядә, ни өчен тукталгандыр – белмим. Бүгенге көндә музей бер үзгәрешсез, нәкъ шул ук хәлдә. Тормыш көн саен алга бара бит. Яуширмәгә салынган юл да бик начар хәлдә», - диде Вахит Имамов.

Яуширмәдә 2018 елда булган очрашудан соң музей территориясендә янгын чыгып, хуҗалык абзарлары, келәтләр янган. «Бер кеше дә киредән төземәде, чөнки аның өчен акча кирәк», - диде язучы.

Гаяз Исхакый музее – Чистай музей-тыюлыгының филиалы. Музейның мөдире Рәсимә Ибраһимова «Татар-информ» хәбәрчесенә музейда быел төзекләндерү эшләре көтелмәвен әйтте. «Быел көтелми. Киләсе елда булса гына. Янгында янып беткән хуҗалык абзарлары, келәтләрне төзекләндерү сметага кертелгән. Ремонт булачак дип вәгъдә итәләр, үзебез дә бик көтәбез. Музейда су да, бәдрәф тә юк. Музейга ерак юлдан килгән кешеләр бәдрәф эзли. Ярый каршыда гына мәдәният йорты бар. Аларга рәхмәт. Суны да алардан алабыз», - диде ул.

«Ремонт булса, яңа юл да салырлар дип торабыз. 2016 елда музейның торбалары тишелгән иде, аларны алмаштырдылар. Шунда бераз косметик ремонт та ясаганнар иде. Шуннан соң ремонт булганы юк. Музейга килүчеләр бик күп, ерак шәһәрләрдән кайталар. Музей бай мәгълүматлы», - диде музей мөдире.

Вахит Имамов фикеренчә, бу мәсьәләләрне хәл итәр өчен янып йөрүче кеше кирәк. «Мәдәният министрлыгы, район җитәкчелеге, институтлар җиң сызганып тотынсалар бу эшне башкарып чыгып булыр иде. Гаяз Исхакыйга багышлап 15 томлык китап чыгардылар, башка китап чыкмады. Галимнәр язудан туктады. Яшь галимнәр алынмый, өлкән галимнәр өлкәнәя бара», - диде ул.

«Әгәр музейга кешеләрне җәлеп итәселәре килә икән, гарәп имлясында булган язуларны кирилл графикасына күчереп язарга кирәк. Мәсәлән, минем өчен һәм меңләгән татар өчен кадерле булган 1917 елның 22 июлендә «Идел-Урал» штатын төзү турындагы карар. Нигә аны кирилл графикасына әйләндереп куймаска? Шундый һәм башка документлар бик күп. Иске фотоларны да яңартып булыр иде. Хәзер таушалган фотоларны да яхшы сыйфатта эшкәртеп була», - дип тәкъдим итте язучы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100