news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов Белоруссиянең Копти авылында Актаныштан чыккан каһарман исемен тапты

Копти авылы каберлегендә Белоруссияне фашистлардан азат итү өчен көрәштә һәлак булган татарларга мемориаль такта куелган.

Вахит Имамов Белоруссиянең Копти авылында Актаныштан чыккан каһарман исемен тапты
Рифат Каюмов

Язучы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Белоруссиянең Копти авылы каберлегендә Актаныш районы Татар Әҗбие авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемен тапты.

«Баян Дәүләтов 1943 елның октябрендә 19 яшендә Белоруссиядә һәлак була. Герой исеме аңа үлгәч бирелә», - диде Вахит Имамов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Копти авылында урнашкан каберлектә  Белоруссияне фашистлардан азат итү өчен көрәштә һәлак булган татарларга мемориаль такта куелган. Тактага Белоруссиядә 10 меңнән артык татар һәлак булган, дип язылган. Шунда ук Советлар Союзы Герое дәрәҗәсе бирелгән татар сугышчыларының исемлеге күрсәтелгән. 14 каһарман арасында Газинур Гафиятуллин, Ольга Санфирова, Баян Дәүләтов исемнәре дә бар.

 

Фото: © Рифат Каюмов

«Копти авылында мемориаль комплекс армия генералы, заманында Хәрби фәннәр академиясе президенты булган Мәхмүт Гәрәев инициативасы белән эшләнде. Ул үзе дә капитан буларак шушы җирләрне оккупациядән азат итүдә катнашкан, шушында яраланган» - диде Вахит Имамов.

 

Фото: © Ләбиб Лерон

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100