news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов: Башкортстанда Сәгыйть Рәмиев исемен күтәрергә кирәк

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон бөек шәхесләр аркылы балаларда туган җиргә мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләргә мөмкин, дип белдерде.

Вахит Имамов: Башкортстанда Сәгыйть Рәмиев исемен күтәрергә кирәк
Рифат Каюмов

Язучы, Габдулла Тукай премиясе иясе, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Башкортстанда Сәгыйть Рәмиев исемен күтәрергә кирәк дип саный.

«Сәгыйть Рәмиев – ул Габдулла Тукайның дусты, аның даирәсендә иҗат иткән шагыйрь. Кызганыч, ул туган Ибрай авылында аны белүче юк, Күгәрчен районында аның исемен йөрткән урам да, оешма да, хәтта истәлек тактасы да юк. Шундый зур шәхеснең исемен туган җирендә күтәрергә кирәк», - диде Вахит Имамов «Татар-информ» хәбәрчесенә Башкортстанның Күгәрчен, Мәләвез, Стәрлебаш, Бәләбәй районнары белән танышу сәфәрендә.

Сәгыйть Рәмиевнең туган авылы

Фото: © Рифат Каюмов

Язучы фикеренчә, Сәгыйть Рәмиевнең 145 еллыгына, ягъни 2025 елга кадәр, Ибрай авылы башына стела, Морак авылында истәлек тактасы һәм һәйкәл кую урынлы булачак. Аңарчы Башкортстанда ел саен Сәгыйть Рәмиев белән Дәрдемәнднең исемнәрен берләштереп, «Рәмиевләр укуы» дип аталган конференция үткәрергә мөмкин. Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) күрше Мәләвез районының Җиргән авылында туган. Сүз уңаеннан, Җиргән авылы мәдәният йорты диварына Дәрдемәндкә истәлек тактасы куелган.

Шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе иясе, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон бөек шәхесләр аркылы балаларда туган җиргә мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләргә мөмкин, дип белдерде.

Җиргән авылы мәдәният йорты диварына Дәрдемәндкә истәлек тактасы куелган

Фото: © Рифат Каюмов

  • Сәгыйть Рәмиев - 1880 елның 12(24) февралендә хәзерге Башкортстан Республикасы Күгәрчен районы Ибрай (Акман) авылында туа. Сәгыйтьнең әтисе Лотфулла Мөхәммәтҗан улы, төп чыгышы белән Стәрлетамактан, Сәлим Ахун гаиләсеннән була. Ул Акман авылына Сәгыйть туасы елны килеп урнаша. 1886 елда Рәмиевлар гаиләсе Урал елгасы буендагы Иләк шәһәренә күчә. Сәгыйть монда башлангыч мәктәптә, 1890-1902 елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Укуын алдынгы шәкертләр рәтендә тәмамлагач, Сәгыйтьне шунда ук мөгаллим итеп калдыралар. Ул анда математика һәм фарсы телен укыта. 1906 ел башларында Казанга килә. Биредә ул Гаяз Исхакый җитәкчелегендә оештырылган «Таң йолдызы» газетасын чыгара. Бу газетада аның азатлык идеяләре белән сугарылган мәкаләләре, шигырьләре, «Бел телен, эзлә юлын», «Бәхилләшү», «Кыю атлагыз, иптәшләр!», «Кояш чыга да бата да...» кебек җырлары урын ала.
  • Сәгыйть Рәмиев катнашында 1907 елда «Тавыш» газетасы чыга башлый. 1909 ел башларында «Баянелхак» һәм «Казан мөхбире» газеталарына эшкә керә.
  • 1910 елның җәендә С.Рәмиев Әстерханга, «Идел» газетасына эшкә китә. Ул, аның редакторы була. 1914 елда «Идел» газетасы ябыла. С.Рәмиев Әстерханнан сөрелә Һәм Уфага китә. Уфада ул «Уфимский сельскохозяйственный листок» журналын тәрҗемә итеп, татарча чыгарып бара, әдәбият һәм мәдәният хәрәкәтендә якыннан катнаша. 1919-1920 елларда ул Урал өязе Ваһапов бистәсендә ревком секретаре, Магнитка станциясендә халык мәгариф бүлеге мөдире булып эшли. 1921 елда Чиләбедә педагогия техникумында татар теле укыта. 1922 елда Рәмиевлар гаиләсе Уфага кайта. Бу вакытларда үпкә авыруы көчәйгәннән-көчәя бара. 1926 елның 17 мартында шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100