news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов Башкортстан җирләренә XVIII гасырда күченгән якташларының исемлеген тапты

Вахит Имамов Башкортстан җирләренә XVIII гасырда күченгән якташларының исемлеген тапты
Рифат Каюмов

Тарихчы, язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Башкортстанның Ярмәкәй районы Исламбахты авылына XVIII гасырда күченгән якташларының исемлеген тапты.

«Хәзерге Актаныш районының Усы, Минзәлә районының Әтрәкле, Мөшегә авылларыннан (элеккеге Бүләр волостенең Мөшегә төбәге) бер төркем крестьяннар 1742 елда Башкортстанның Ярмәкәй районы Исламбахты авылына килеп утырган. Алар шул рәвешле Килмәк абыз җитәкчелегендәге халык восстаниесендә катнашканнары өчен җәзага тартылудан котылган», - диде Вахит Имамов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Язучы якташларының Ярмәкәй районына күпләп киткәннәрен алдан фаразлаган. Бу фикерне тикшерү өчен ул бүген Исламбахтыга барды. Эзләнүләр нәтиҗәсендә язучы авылның урта мәктәбе музеенда сакланган шәҗәрәләргә, тарихи документларның күчермәләренә тап булды.

«Сәфәребезне уңышлы дип саныйм. Хәзер Исламбахтыга Мөшегә төбәгеннән күченеп килгән крестьяннар булганына шигем калмады. Документларны фотога төшердем. Бу турыда мәкалә язачакмын», - диде Вахит Имамов.

Алдагы көннәрдә Татарстан язучылары - «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас», «Казан утлары» журналлары баш мөхәррирләре Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар тормышын өйрәнде. Башкортстанның Ярмәкәй районы Оренбург өлкәсе чигендә урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100