news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вахит Имамов: Башкортстан авторларының язмаларын «Мәдәни җомга»да сөенә-сөенә бастырам

«Әнвәр Сөләймановның Әнгам Атнабайны мактаган «Җиз кыңгырау моңнары» кемнең генә йөрәген чыңлатмый икән?» – диде Вахит Имамов Башкортстанның татар язучылары белән очрашуда.

Вахит Имамов: Башкортстан авторларының язмаларын «Мәдәни җомга»да сөенә-сөенә бастырам
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Башкортстан авторларының язмаларын сөенеп бастыруын белдерде.

«Соңгы елларда без Башкортстанга зур игътибар бирәбез. 40тан артык районны урап кайттык. Шуның белән бәхетлебез дә. Бик күп Башкортстан авторларының язмаларын үзебездә бастырабыз. Мәсәлән, Фәрит Фәтхуллинның 25 прозаик турында мәкаләсен сөенә-сөенә чыгардым. Ул ике республика өчен дә файдалы. Мондый материаллар башкорт булып йөргән кайбер кешеләрнең чынлыкта татар икәнен ачып салу өчен әһәмиятле», – диде Вахит Имамов Башкортстанның татар язучылары белән очрашуда.

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 14 февральдә Башкортстаннан татар язучылары, шагыйрьләре, журналистлары өч көнгә Казанга килде. Кичә Бөтендөнья татар конгрессында алар белән очрашу узды.

«Без газетада шагыйрьләргә дә күп урын бирәбез. Бервакытта да авторларны төбәк буенча бүлгән юк. Әгәр күңелгә ошый торган әйбәт материал керсә, шундук матбугатка бирәбез. Әнвәр Сөләймановның Әнгам Атнабайны мактаган «Җиз кыңгырау моңнары» әсәре кемнең генә йөрәген чыңлатмады икән? Ул шундый оста яза. Аның әсәрләре бездә бик күп чыкты. Хикәяләрне төрле саннарга бүлеп чыгарабыз. Повестьләрне кыскартып кына бирә алабыз. Тулы вариантын «Казан утлары»нда чыгарырга мөмкин», – диде Вахит Имамов.

Вахит Имамов Башкортстан язучыларын «Мәдәни җомга» редакциясенә ешрак һәм активрак мөрәҗәгать итәргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100