Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вахит Имамов Актаныш районы башлыгына яңа китабын бүләк итте
Актаныш районында әдәбият-сәнгать көне, данлыклы якташыбыз, тарихи әсәрләр язу остасы, Габдулла Тукай һәм башка бик күп дәрәҗәле премияләр иясе Вахит Имамовның иҗат кичәсе узды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Әдәбият-сәнгать көненең беренче өлеше Актанышның беренче санлы мәктәбендә танылган якташыбыз Вахит Имамовка, аның иҗатына багышланган фәнни-методик тарих кабинетының ачылуы булды. Икенче өлештә язучының иҗаты, әсәрләре, биографиясе, ничек язучы булып китү тарихын шәрехләгән әдәби кичә узды.
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена Вахит Имамовның иҗатын яратып укучылар, китапханәчеләр, укытучылар җыелган иде. Мәдәният хезмәткәрләре кичәне Вахит Имамовның тарихи әсәрләрендәге Бөек Болгар далаларында яшәгән геройлар белән башлап җибәрде.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Вахит Шәйхенур улына якташларының хөрмәтен, ихтирамын җиткерде, Актанышның бренды булган татлы чәкчәк тапшырды, ә язучының хатыны, илһамчысы, язарга дәртләндерүче Гөлүзә ханымны чәчәк гөлләмәләре белән сөендерде.
«Әфган кызалаклары» китабын әллә кайчан укыган идем, әмма сезнең тарафтан иҗат ителгәнен әле генә белдем. Чөнки китапның авторы күрсәтелмәгән. Әфганстандагы куркыныч сугыш турында, анда катнашучы Татарстан егетләре турында шулкадәр дөрес итеп сурәтләгәнсез. Халкыбызның игътибарын тарихыбызга юнәлтәсез, романнарыгызда татар халкының куркусыз батырлары белән таныштырасыз, халкыбызның данлы үткәне турында язып милли горурлык хисләрен уятасыз», – диде Ленар Зарипов.
Вахит Имамов исә җитәкчегә яңа гына нәшрияттан чыккан китабын бүләк итте. Үзенең эзен дәвам итүче архивларда тарихыбызны барлардай әдәби әсәрләр иҗат итүче галим, тарихчы, язучыларның барлыкка килүен, үсеп чыгуын теләде.
Якташ язучының якын дуслары, хезмәттәшләре – ТР Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Илсөяр Ихсанова, Халык язучысы Марсель Галиев, Чаллы Язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин, якташлар Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина һәм башкаларның да әйтер сүзләре шактый булып чыкты. Туры сүзле, туган иле, халкы, милләте өчен җан атучы, куркусыз Вахит Имамов аларга остаз да, юл күрсәтүче дә булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз