Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Вавилов Юллама Татарстан Президентының дистә еллар алга карашын күрсәтте, дип билгеләде
Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсенә нигез салучы һәм рәисе Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасын шәрехләде.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасы – ул ун ел алга караш. Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсенә нигез салучы һәм рәисе, Татарстанда һәм Россиядә танылган меценат Владимир Вавилов, Юлламаны тыңлаганнан соң, шундый фикер әйтте.
«Ул яшәү сыйфатын яхшырту, республиканы үстерү турында сөйләде, ә бу - бөтен илне үстерү турында дигән сүз. Бу Юлламадан соң барыбыз бергә республика иминлеге өчен эшкә керешәчәкбез», — диде Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
«Чынлыкта Юлламада барысы да исәпкә алынган: республиканы үстерү программалары һәм, иң мөһиме, яшәү сыйфатын яхшырту, хезмәт хакын күтәрү, сәламәтлекне саклау, спорт. Мин барысы да исәпкә алынган, дип саныйм. Безгә аларны гамәлгә ашырасы гына кала», — дип белдерде Вавилов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз