news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вавилов Берләшкән Милләтләр Оешмасы мөнбәреннән Казан хосписы турында сөйләячәк

Россия Тышкы эшләр министрлыгы Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисенә шундый чакыру җибәргән.

Вавилов Берләшкән Милләтләр Оешмасы мөнбәреннән Казан хосписы турында сөйләячәк
архив

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казандагы беренче хосписка нигез салган Владимир Вавилов Берләшкән Милләтләр Оешмасы мөнбәреннән чыгыш ясаячак. Россия Тышкы эшләр министрлыгы Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисенә шундый чакыру җибәргән. Владимир Вавилов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Узган айда мине тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуга чакырдылар. Мин аңа үз эшем хакында сөйләдем. Күптән түгел генә министр ярдәмчесе миңа шалтыратып: «Владимир Владимирович. БМОның 74нче Генераль ассамблеясында чыгыш ясый, үз проектыгыз хакында сөйли алмыйсызмы?» - диде. Рәсми чакыру алдык. Хәзер документлар әзерлибез, бу октябрь-декабрь айларында булачак. Төгәл датасы билгеле түгел әле», - дип белдерде Владимир Вавилов.

Казан хосписына нигез салучы чит ил коллегалары белән хезмәттәшлек турында сөйләргә ниятли. Англия, АКШ, Франция һәм Германия белгечләре медицина учреждениесендә кулланыла торган тәҗрибә белән кызыксына. Моннан бер ел чамасы элек Казан хосписы һәм Төркиянең «Анадолу» медицина үзәге хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Франциядәге Рус Кызыл хач җәмгыяте белән дә шундый ук документка кул куелды.

  • «Балалар хосписы» коммерцияле булмаган шәхси медицина учреждениесе Казанда 2014 елдан бирле эшли. Быелның 1 июленә 3870тән артык пациент хоспис ярдәме алган, аларның күбесе – балалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100