news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ватык электр җиһазы аркасында Татарстанда хатын-кыз һәлак булган

Янгын Тәтештә шәхси йортта чыккан.

Ватык электр җиһазы аркасында Татарстанда хатын-кыз һәлак булган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Электр җиһазының төзексезлеге аркасында Татарстанда янгын вакытында хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген төнлә министрлыкка Тәтештә шәхси йорт януы турында хәбәр килде. Янгын өч квадрат метрга зыян китергән», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләр 53 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot