Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Ватиканда татар эшкуары акчаларына Коръәннең уникаль бүләк басмасы нәшер ителгән
^Ватиканда татар эшкуары акчаларына Коръәннең уникаль бүләк басмасы нәшер ителгән
(Мәскәү, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Динә Галәветдинова). Ватикан типографиясендә 1,5 мең нөсхә тираж белән Мәскәүнең «Белый город» нәшрияты әзерләгән Коръәннең уникаль бүләк басмасы дөнья күргән. Мөселманнарның изге китабының бүләк басмасын чыгару фикерен «Папирус» компаниясе директоры һәм «Татарские новости» газетасы мөхәррире Ильяз Мөслимов тәкъдим иткән, ул проектны финанслауны да үз өстенә алган.
Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин киңәшен тотып, яңа басманың нигезенә Согуд Гарәбстаны короле хәзрәткә бүләк иткән Коръәнне алганнар. Дөньядагы иң кечкенә дәүләт нәшриятына мөрәҗәгать итүнең сәбәбе шунда ки, Россиядә китапны таркатмыйча гына сканерлый алмаганнар һәм Коръәнне бизәгндә кулланылган буяулар, алтын һәм көмеш бирә торган якты шәүләләрне бетерә алмаганнар. Ватикан нәшриятчылары югары технологияләрдән тыш, гарәп телен һәм Коръәнне яхшы белгән белгечләр дә тәкъдим иткән.
«Белый город» нәшрият йортының генераль директоры К.Чеченова Коръән, югары сыйфатлы полиграфия ярдәмендә, мәңге саклана ала, дип исәпли. Басманың тышлыгы өчен бәрән тиресе кулланылган. Бар китаплар да табигый җепләр белән кулдан тегелгән. Коръән сатуга 15 мең сум бәя белән чыгачак, дип ниятләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз