news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ватаным Татарстан” журналистлары социаль ипотека программасы буенча быел 5 фатир алган

Хәзер социаль ипотека программасы буенча фатир алырга теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, аны алу вакыты 4 елга да әйләнергә мөмкин

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев шушы көннәрдә 90 еллык юбилеен билгеләп үтүче “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясендә кунакта булды. Әңгәмә вакытында редакция журналистлары Президентка республика социаль ипотека программасы өчен рәхмәт әйтеп, быел “Ватаным Татарстан” газетасында эшләүче 5 кешенең әлеге программа буенча фатирлы булганлыгын хәбәр итте. Редакциядә әлеге программа буенча фатир алырга теләүче яшьләр шактый икән, шуңа күрә журналистлар әлеге программаның үсеше белән кызыксынды.
“Үз фатирыңа кереп, һәр ай саен түләгән акча – ул синең капиталың. Монда иң әһәмиятлесе - шул. Күпмедер акчаң бар һәм аны саклыйсың килә икән – аны торакка салырга кирәк. Үз фатирың булды икән инде – ул синең капиталың. Фатир – ул балаларга да кала торган капитал”, - дип белдерде Президент.
“Социаль ипотека программасын үзебезнең республикада 27 елга 7 процент белән эшли алдык (ул башка җирдә юк бит әле). Американы финанс кризиска күпме дәрәҗәдә ипотека китерде. Мин баштан ук бу безнең социаль ипотекага кагылмый дидем. Хәтта Россиядә билгеле бер дәрәҗәдә кризис булса да. Чөнки без беренчел капитал салдык. Безнең предприятиеләрдән җыя торган акчабыз ул моны тулыландырып бара. Әгәр дә без гел кешедән генә җыеп, беренчел кертемнән кергән акчаны гына куллансак, киләчәктә нәрсә булыр, төзи алырбызмы дигән сорау туар иде. Предприятиеләрдән җыя торган акча – ул өстәмә капитал. Шуңа күрә безнең Татарстан ипотекасы яшәячәк”, - дип ышандырды М.Шәймиев.
Президент сүзләренчә, хәзер социаль ипотека алырга теләүчеләр күбәйде. “Чиратта халык саны арта икән, без аларга ничә елдан соң фатирлы итү турындагы сорауга җавап бирергә тиеш. Безгә хәзер шушы мәсьәләгә җавап табу зарури. Мин башта фатир алу вакыты 3 елдан да артырга тиеш түгел дип уйлаган идем. Хәзер теләүчеләр бик күп булу сәбәпле, аның вакыты 4 елга да әйләнергә мөмкин. Без быел 11500 фатирны файдалануга тапшырырга тиешбез”, - диде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot