Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Ватаным Татарстан» «Хезмәткә – хөрмәт» дип аталган иҗади бәйге игълан итте
2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан «Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Хезмәткә – хөрмәт» дип аталган зур иҗади бәйге игълан итә.
Конкурсның максаты – Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда авыл һәм шәһәрләрне торгызуга өлеш керткән, авыл хуҗалыгын күтәргән, шәһәрләр, завод-фабрикалар төзелешендә катнашкан хезмәт батырларының исемнәрен мәңгеләштерү, шулай ук авыл, район үзәкләре, шәһәрләрдәге сугыш һәм тыл батырлары хөрмәтенә куелган һәйкәл, истәлек такталары, аларның исемнәре белән аталган урамнар, завод-фабрикалар һәм башкаларның тарихын барлау.
Бу юлы бәйгедә язучы-журналистлар да катнаша ала. Шунысы мөһим: язмалар аерым бәяләнәчәк һәм җиңүчеләр бертигез бүләкләнәчәк.
Приз фонды – 440 мең сум.
Төп шартлар, номинацияләр һәм бүләкләр турында тулырак сылтама аша укырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз